Инвестицион проектлар

Сезнең стартыгыз өчен әзер инвестицион тәкъдимнәр

Инвесторларны проектларны тормышка ашыруда катнашырга чакырабыз.

Фильтр
  • Сөт комплексын төзү

    Сөт комплексын төзү

    Өлкә: Авыл хуҗалыгы
    Статус: Планлаштырыла

    Урыны: Арча районы

    Хәзерге алдынгы файдалы терлекчелек ысулларын кулланып 600 башлы савым көтүе өчен мөгезле эре терлек фермасын оештыру. Максатлы токым булып кара-чуар токым сайланган.

    Инвестицияләр күләме: 137 млн сум. Мәйданы: 2679 Га

  • Югары технологияле сөт комплексын төзү - сөт җитештерү

    Югары технологияле сөт комплексын төзү - сөт җитештерү

    Өлкә: Авыл хуҗалыгы
    Статус: Планлаштырыла

    Урыны: Менделеевск районы

    Бу проект югары технологияле сөт комплексы төзүне кузаллый - сөт җитештерү, 2400 баш көчле.

    Инвестицияләр күләме: 2498 млн сум
    Җитештерү күләме: тәүлегенә 50 тонна эшкәртелмәгән сөт
    Мәйданы: 25 Га

  • Автокомпонентлар җитештерү: коммерция транспорты өчен детальләр һәм утыргычлар

    Автокомпонентлар җитештерү: коммерция транспорты өчен детальләр һәм утыргычлар

    Өлкә: Сәнәгать
    Статус: Тормышка ашырыла

    Чит илләрдәге утыргычлар җитештерүчеләрне кысрыклап чыгару хисабына, Россия Федерациясенең эчке базарында предприятиенең өлешен арттыру — проектның максаты. Хәзерге вакытта түбәндәге чит ил компанияләре җитештергән утыргычлар эчке базарда шактый өлешне алып тора: KAB Seating Ltd (Англия), GRAMMER AG (Германия), ISRINGHAUSEN GmbH & Co. KG (Германия), Pilot Taşıt Koltukları A.Ş (Төркия) һәм төрле Кытай ширкәтләре.

    Эш урыннары: 140
    Проектның планлаштырылган гомуми бюджеты: 153 млн сум.
    Таләп ителгән кертем күләме: 90 млн сум.

    Урнашу урыны: Алабуга районы, «Алабуга» сәнәгать мәйданчыгы

    Оешма: «ТИС» ҖЧҖ
  • Магистраль торбаүткәргечләрнең эретеп ябыштыру җөйләрен зыян китермичә генә тикшерү өчен, рулонлы радиографик пленкалар җитештерүне җайга салу

    Магистраль торбаүткәргечләрнең эретеп ябыштыру җөйләрен зыян китермичә генә тикшерү өчен, рулонлы радиографик пленкалар җитештерүне җайга салу

    Өлкә: Сәнәгать
    Статус: Тормышка ашырыла

    Эш урыннары: 19

    Проектның гомуми бюджеты: 175 млн сум.
    Таләп ителгән кертем күләме: 140 млн сум.

    Урнашу урыны: Казан шәһәре, Восстание ур., 100 нче йорт.
    Мәйданы: бар

    Энергия чыганакларына ихтыяҗы: тәэмин ителгән

    Фаразланган җитештерү күләме: 190 млн сум/ел
    Чыгымы каплану вакыты: 6,5 ел
    Керемлелекнең эчке нормасы (IRR) — 7 %

    Оешма: «Тасма» ФҖП" ҖЧҖ
  • Азык продуктларын төрүнең югары технологияле автоматлаштырылган системалары өчен күпкатлы саклагыч полимер пленка җитештерүне оештыру

    Азык продуктларын төрүнең югары технологияле автоматлаштырылган системалары өчен күпкатлы саклагыч полимер пленка җитештерүне оештыру

    Өлкә: Сәнәгать
    Статус: Тормышка ашырыла

    Организация: ООО «НПП „Тасма“

    Эш урыннары: 32

    Проектның гомуми бюджеты: 186 млн сум.
    Таләп ителгән кертем күләме: 148 млн сум.

    Урнашу урыны: Казан шәһәре, Восстание ур., 100 нче йорт.
    Мәйданы: бар

    Энергия чыганакларына ихтыяҗы: тәэмин ителгән

    Фаразланган җитештерү күләме: 220 млн сум/ел
    Чыгымы каплану вакыты: 7 ел
    Керемлелекнең эчке нормасы (IRR) — 7 %
©2003—2015 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты. Материалларны тулы яки өлешчә куллану очрагында сылтама мәҗбүри

Спасибо!

Ваши данные отпраленны ответственному сотруднику мы свяжемся с вами в течение 24 часов